tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Фәхретдинов UFC Vegas 76 турнирында Америка спортчысын беренче минутта ук җиңде
Ринат Фәхретдинов UFC Vegas 76 турнирында Америка спортчысын беренче минутта ук җиңде

Ринат Фәхретдинов UFC Vegas 76 турнирында Америка спортчысын беренче минутта ук җиңде

Татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов катнаш көрәш төренең UFC кысаларындагы өченче бәйгесендә Америка көрәшчесе Кевин Лины җиңде.

Фәхретдинов очрашуның беренче минутында ук Лины нокдаунга җибәрә һәм көндәшен буу алымы (гильотина) кулланып, бирелергә мәҗбүр итә.

Шулай итеп, 32 яшьлек татар көрәшчесенең уңышлары исемлегендә 21 җиңү һәм бер җиңелү бар. Үз чиратында, Кевин Ли 27 көрәшнең сигезендә җиңелгән.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Фәхретдинов UFC бәйгеләрендә үзенең ике көрәшендә, шул исәптән, Андреас Михайлидис һәм Брайан Баттлга каршы көрәштә җиңү яулаган иде.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*