tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ләйсән Сафина: «Иделем акчарлагы»нда кызлар күп, ләкин егетләр көчлерәк иҗат итә
Ләйсән Сафина: «Иделем акчарлагы»нда кызлар күп, ләкин егетләр көчлерәк иҗат итә

Ләйсән Сафина: «Иделем акчарлагы»нда кызлар күп, ләкин егетләр көчлерәк иҗат итә

16-19 ноябрь көннәрендә Казанда XX «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе өченче туры узачак. «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина бәйгедә катнашучылар арасында кызларның бихисап булуын, әмма егетләрнең иҗатлары көчле икәнлеген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Бәйгегә быел 104 гариза кабул ителде. 438 әсәр килде, барлыгы 94 катнашучы бар. Шулар арасыннан 43 кеше сайланып алынды һәм аларга әдәби мәктәпкә юллама бирелде. 43 кешенең өчесе — егетләр. Әдәбиятта кызлар күп, ләкин егетләр көчлерәк. Гран-причылар исемлегенә күз салсагыз, егетләрнең өстенлек алуы күренә», — диде ул.

Ләйсән Сафина бәйгедә бер авторның берьюлы берничә номинациядә катнаша алуын искәртте. Поэзия, проза, драматургия һәм балалар әдәбияты номинацияләре тәкъдим ителгән. Жюри әгъзалары әсәрләрне октябрь ае дәвамында тикшереп чыккан. «Алар сафына кайчандыр бәйгедә җиңеп чыккан Ленар Шәех белән Рифат Сәлах та кушылды, киләчәктә жюри әгъзалары саны артачак», — диде ул.

«Драма әсәрләре йомшаграк, икенче һәм өченче урыннар белән чикләнербез дип торам. Прозада югары балл куярлык әсәр бар. Әмма гомуми баллар башка әгъзалар белән киңәшләшкәннән соң гына куела, без объектив булырга тырышабыз», — диде жюри, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов.

Яшьләр өчен дүрт көн дәвамында жюри белән мастер-класслар, язучылар, «Иделем акчарлагы» бәйгесендә алдагы елларда Гран-при алган яшьләр, татар телендә чыгучы матбугат чаралары вәкилләре белән очрашулар, әңгәмәләр оештырылачак. Әлеге турда катнашкан егетләр-кызларның әсәрләре «Иделем акчарлагы» дип исемләнгән ел саен чыга торган җыентыкка керәчәк.

Чараның төп максаты — талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру. Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге. «Быел бәйгедә Татарстанның 17 районыннан һәм Башкортостан республикасы белән Киров өлкәсеннән егетләр-кызлар килүе көтелә», — диде оештыручылар.

Бәйге өч этаптан тора: 1 этап — әдәби әсәрләрне кабул итү, 2 этап — сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү. 3 этап — йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен иҗат мәктәбе оештыру. Бәйгенең жюри әгъзалары: Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Ленар Шәex, Рифат Сәлах, Илсөяр Иксанова, Марат Закир, Әлфәт Закирҗанов.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*