tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лилия Муллагалиева «Әниләр һәм бәбиләр» темасына шигырь бәйгесе игълан итте
Лилия Муллагалиева «Әниләр һәм бәбиләр» темасына шигырь бәйгесе игълан итте

Лилия Муллагалиева «Әниләр һәм бәбиләр» темасына шигырь бәйгесе игълан итте

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева үзенең «Instagram» сәхифәсендә «Әниләр һәм бәбиләр» темасына шигырь бәйгесе игълан итте.

«Гаилә һәм мәктәп» журналынының март санында «Әниләр һәм бәбиләр» проекты турында язма басылган иде. Шул уңайдан бәйге игълан итәм», — дип яза Лилия Муллагалиева үзенең «Instagram» сәхифәсендә.

Бәйгедә катнашу өчен @lilia_mul, @enilar.babilar @gaile_mektep,@ra_tatmedia сәхифәләренә язылырга, бәйге постына «Әниләр һәм бәбиләр» темасына дүртьюллык шигырь язарга һәм гаилә, балалар, мәктәп белән бәйле ике дустыгызны билгеләргә кирәк, диелгән.

«Иң оригиналь биш шигырьне сайлап, авторларга яраткан журналларымның берсе „Гаилә һәм мәктәп“кә язылу бүләк итәчәкмен. #подариподписку акциясенә кушылып, туганын яки дустын сөендерергә теләүчеләр tatmedia.ru сайтына кереп, П2429 индексы белән „Гаилә һәм мәктәп“ журналына языла ала», — дип яза Лилия Муллагалиева.

Бәйге 6 майга кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне 7 майда билгеләячәкләр.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*