tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадыш башлыгы Кыш Бабай булып махсус операция хәрбиләре балаларын Яңа ел белән котлады
Мамадыш башлыгы Кыш Бабай булып махсус операция хәрбиләре балаларын Яңа ел белән котлады

Мамадыш башлыгы Кыш Бабай булып махсус операция хәрбиләре балаларын Яңа ел белән котлады

Бүген Татарстанның Мамадыш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм һәлак булган хәрбиләрнең балалары Яңа ел бүләкләре алды, ә аларның гаиләләренә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Район башлыгы Анатолий Иванов Кыш Бабай образында кечкенә кунакларны һәм аларның әниләрен бәйрәм белән котлады, аларга бу авыр вакытта ныклык һәм сабырлык теләде. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә киләчәктә дә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип вәгъдә итте.

Красногорск авыл мәдәният йорты залында Яңа ел чыршысы тирәсендә әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган 40тан артык мәктәпкәчә яшьтәге бала җыелган.

Бәйрәмчә бизәлгән залда әкият персонажлары балаларга Кыш бабайның юкка чыгуы һәм Яңа ел бүләкләренең югалуы турында мавыктыргыч әкият күрсәткән. Бары тик күңелле җырлар, уеннар һәм чыршы тирәли әйләнүләр генә төп Яңа ел персонажын коткара алган. Балалар сюжет борылышларын кызыксынып күзәткән, Кыш бабай белән Кар кызын «коткарган», ә аннары аларга шигырьләр сөйләгән.

Дүрт яшьлек Майя Г. өчен бу көн икеләтә бәйрәм була, чөнки аның әтисе хәзер ялда һәм 5 гыйнварга кадәр гаиләсе белән булачак. Кыз әтисен бер минутка да җибәрергә теләми, алар бергәләп чыршы тирәли әйләнә, персонажлар белән чыршы янында уйныйлар. Кызның әнисе Эльза Г. сүзләренә караганда, аларның гаиләсендә тиздән тагын бер кыз дөньяга киләчәк. Туачак баланың җенесен ир белән хатын күптән түгел генә белгән.

«Минем йөкле булуым турында ишеткәч, иремнең күзләре яшьләнде, — ди Эльза. — Яңа елда аның исән-сау һәм сәламәт тизрәк өйгә кайтуын, балаларыбызның тулы гаиләдә үсүен һәм бәхетле булуын телим».

Ике ай элек 3 яшьлек Милананың әтисе Е. да ялда булган. Бүген кыз чыршыда камка образында булган һәм сәнгатьле итеп шигырь сөйләгән.

«Безгә шундый зур игътибар бирелүе бик күңелле. Һәрвакыт бәйрәмнәргә чакыралар, бүләкләр бирәләр. Моның өчен район җитәкчелегенә һәм аерым рәвештә Фәнил Гыйззәтуллинга рәхмәт. Ул махсус хәрби операциягә ирләребезгә посылкалар һәм гуманитар ярдәм илтеп бирә» , — диде кызның әнисе Гөлнәзирә Е.

Хәзерге вакытта Мамадыш районында мобилизацияләнеп, контракт буенча яки үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән хәрбиләрнең 266 баласы исәпләнә. Элегрәк махсус операция хәрбиләренең мәктәп яшендәге балалары Казан шәһәрендә Республика чыршысында бәйрәмдә булды.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*