tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәрбиләр балаларны Яңа ел белән котладылар
Хәрбиләр балаларны Яңа ел белән котладылар

Хәрбиләр балаларны Яңа ел белән котладылар

Тубыл шәһәреннән махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр Балалар йортында булган мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балаларга Яңа ел бүләкләрен тапшыралар.

Балаларның көтеп алган, яраткан бәйрәме турында Тубылның себер татар мәдәният үзәге хезмәткәре (позывное “Тарихчы”) :”Бронежилетларны вакытлыча Кыш бабай костюмнарына алыштырдык. Бер ротада булган хезмәттәшләрем белән серле әкияткә ошаган Яңа ел бәйрәме белән балаларны котладык, аларга яңа ел бүләкләрен тапшырдык. Бәйрәмчә бизәләгән матур залда кечкенәләр Кыш бабайны күреп шатландылар. Бәйрәмнең төп кунагы Кыш бабайга балалар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр.

Киләчәктә Яңа ел бәйрәмендә күңелле җырлар яңгырасын, чыршы тирәсендә балалар уеннар уйнасыннар. Яңа ел алдында балаларның күңелләрен күреп, яңа ел бүләкләрен тапшыру матур традициягә керсен. Монда эшләүчеләргә авыр вакытларны сабырлык, ныклык теләдек. Керәсе яңа елда балалар сау-сәламәт булсыннар, яхшы укысыннар. Балаларның киләчәге матур, якты хыяллары тормышка ашсын,”-дип хәбәр итте.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, ныклы ихтыярлы, көчле рухлы якташыбызга туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Әниләрегезнең догалары саклап йөртсен сезне.

    Римма Умитбаева,

Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*