tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре ярты еллык көнкүреш химиясе запасын алачак
Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре ярты еллык көнкүреш химиясе запасын алачак

Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре ярты еллык көнкүреш химиясе запасын алачак

Яңа ел алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре Татарстаннан 267,2 тонна беренче кирәк-ярак товар алачак. «Нәфис» хәйрия фондыннан ярты еллык көнкүреш химиясе запаслары республика шәһәрләренә һәм районнарына җиткерелә башлады инде.

«Яңа ел алдыннан һәркем якты өметләр белән яши. Авыр вакытларын кичергән һәм ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә булышу – безнең уртак бурычыбыз. Без киләчәктә дә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итәргә ниятлибез. Бу акциягә башка оешмалар, предприятиеләр һәм меценатлар кушылса, шат булырбыз», – диде РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» хәйрия фондын оештыручы һәм Совет рәисе Ирек Богуславский.

Быел махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаилә әгъзаларына беренче тапкыр махсус ярдәм күрсәтеләчәк. Алар көнкүреш химиясенең зур җыелмаларын алачак, шул исәптән кер юу порошоклары, савыт-саба юу чаралары, коры чистарту чаралары, сабын, шулай ук азык-төлек (он, ярма, макарон, шикәр, консерва һ.б.). Балаларга татлы Яңа ел бүләкләре биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Нәфис» хәйрия фонды көз көне Ирек Богуславский инициативасы белән оештырылды. Оешма якын арада махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итәргә планлаштыра. Фондның хәйрия акцияләрендә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен түбәндәге электрон почтага хат җибәрергә кирәк: [email protected]

Чыганак: kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*