tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ямбай музеенда очрашу
Ямбай музеенда очрашу

Ямбай музеенда очрашу

Себер татар теле көне һәм Әниләр бәйрәме уңаеннан Төмән районы, Ямбай авылы музеенда “Газиз туган телем – себер татар теле” дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Чара музей һәм китапханә хезмәткәрләре, мәктәп укучылары тырышлыгы белән оештырылды. Очрашуга махсус чакырылган кунаклар арасында җирле шагыйрь, РФ журналистлар берлеге әгъзасы, газ сәнәгатенең мактаулы хезмәткәре Сәгыйть Сагитов белән себер татар телендә 3 шигырьләр җыентыгы авторы, үзешчән шагыйрә Гөлнара Калиева, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динара Мамикова да булдылар.

Чараны музей белгече Луиза Цинн алып барды, беренче сүзне ул музей мөдире Нэля Фәйзуллинага бирде. Ул кунакларны бәйрәмнәр белән котлап, теләкләр юллады. Авыл китапханәсе мөдире Гөлфара Гарипова укучыларны себер татар телендә иҗат итүче шагыйрь-шагыйрәләр һәм аларның дөнья күргән шигырьләр җыентыклары белән таныштырды. Һәм очрашуга килгән авторларга сүз бирде. Сәгыйть Сагитов укучыларга кыскача үзе турында, ничек иҗат эшенә бирелүе, «Халкым хәле», «Сезгә әйтәм», «Каеннар шаулый» китаплары һәм соңгы чыккан “Озын сүзнең кыскасы” җыентыгы турында сөйләде. Һәм балаларга китапларын бүләк итте.

Ямбай музеенда очрашу, изображение №2

Гөлнара Калиева яңа гына эссе табадан төшкән “Кацайык йат күзләртән” китабы белән таныштырып: ”Бу җыентыкка кергән шигырьләрем гаиләмә, туган авылыма, туган нигеземә, якыннарыма багышланган. Әгәр шигырьләрем сездә әти-әниегезгә, туган ягыбызга, туган як табигатенә җылы хисләр уята алсалар, мин үземне бик бәхетле итеп тояр идем”, – дип, бүләккә китапларын таратты. Аннары туган тел укытучысы Динара Мамикова җитәкчелегендә укучылар шигырьләр сөйләделәр. Чыгышларда җирле шагыйрьләребез – Булат Сөләйманов, Сәгыйть Сагитов, Рәкыйп Ибраһимов, Клара Кучковская, Гөлнара Калиеваның әсәрләре яңгырады. Аннары балалар чараны алып баручы Луиза Цинн белән җырчы, фольклорчы Земфира Шәрипованың “Курайның Әштагыны йенкәне турлы” дип аталган әкиятне сәхнәләштерделәр. Туган якны өйрәнүчеләр клубының һәвәскәрләр берләшмәсендә катнашучы Амелия Мөхәммәтҗанова себер татарларының төйдереп биюе буенча флешмоб үткәрде.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*