Саба районы Мамалай авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм йөзеннән «Солдатлар өчен өй токмачы» хәйрия акциясе булып узды. Авылның битараф булмаган хуҗабикәләре мәдәният йортына җыелып, махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен токмач кистеләр.
Махсус хәрби операциясендә катнашучы егетләребезгә ярдәм итәргә вакыт һәм көч тапкан авылдашларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Егетләребезгә тизрәк җиңеп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез, – дип хәбәр итә Сатыш авыл җирлеге район сайтында.
Чыганак: https://saby-rt.ru