tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мансур Шиһапов каберенә таш куйдылар
Мансур Шиһапов каберенә таш куйдылар

Мансур Шиһапов каберенә таш куйдылар

Бүген 25 июнь көнне Балык Бистәсе районы Яншык авылы зиратында шагыйрь, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Шиһапов каберенә таш куелды. Әлеге күркәм эштә шагыйрьнең туганнары һәм авылның актив кешеләре катнашты.

Танылган шагыйрь Мансур Шиһапов 1940 елның 1 маенда Балык Бистәсе районы Яншык авылында туган. 2022 елның 9 декабрендә бакыйлыкка күчте. Аның күп кенә шигырьләренә җырлар язылган, чыккан китаплары да шактый.

Элек Мансур абый болай дип язган иде:

Туган авылым Яншыкка кайтсам, беренче чиратта зиратка ашыгам. Анда – җиде буын бабамның, кардәшләремнең каберләре. Шулар өстендәге яшел үләннәрне, чәчәкләрне сыйпап, серләшеп алсам, борчуларым таралып китә. Үзем дә мәңгелеккә шушы зират куенына күчәрмен – каберем шунда булыр. Ташына язарга инде шигырем дә әзер:

Бу зиратка килеп керсәң, әй якташым,

Туктап кал да, укып кара кабер ташын!

Туган илне сагынып кайтып, тән иңдерде

Гомер буе читтә йөргән авылдашың.

Бүген әлеге юллар язылган ташны шагыйрьнең каберенә урнаштырдылар. Мансур ага Шиһаповның рухы шат булсын. Урыны җәннәттә булсын.

Чыганак: matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*