tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кемеровода XXIII Федераль Сабан туе узачак
Кемеровода XXIII Федераль Сабан туе узачак

Кемеровода XXIII Федераль Сабан туе узачак

Татарстан делегациясе Кемеровога юл тота. Биредә 1 июль көнне XXIII Федераль Сабан туе узачак. Программада – театральләштерелгән пролог, сабантуйның традицион уеннары һәм ярышлары, концерт программасы.

Сабантуйның концерт программасында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбле, «Дорога из города» бию театры, «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Ак инеш» балалар ансамбле, шулай ук, Лениногорск районы иҗат коллективлары катнаша.

Сабантуйның алдагы көнендә – 30 июньдә Б.Т. Штоколов исемендәге Кузбасс филармониясе залында Татарстан сәнгать осталары концерты үтәчәк. Биредә Тинчурин театры оркестры, республиканың күренекле артистлары чыгыш ясаячак.

Новосибирски аэропортында Татарстан вәкилләрен «Сандугач» һәм «Мирас» ансамбльләре җылы каршы алды һәм Кемеровога озатып калды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*