tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кузбасста “Кузбасс һәм Көньяк Себер татарлары: тарих һәм хәзерге заман” конференциясе уза
Кузбасста “Кузбасс һәм Көньяк Себер татарлары: тарих һәм хәзерге заман” конференциясе уза

Кузбасста “Кузбасс һәм Көньяк Себер татарлары: тарих һәм хәзерге заман” конференциясе уза

Бүген, 29 июнь, Кузбаста Бөтенроссия (Себер-Кузбасс) фәнни-гамәли, тарихи-төбәк “Кузбасс һәм Көньяк Себер татарлары: тарих һәм хәзерге заман” конференциясе уза.

Конференциядә төбәк татарларының Себер һәм Евразиянең рус һәм башка халыклары арасында дуслыкны һәм хезмәттәшләкне ныгытуга, Кузбасс һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләре икътисады һәм мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше карала.

Биредә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, “Татарстан Республикасы Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте” региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Борһанов җитәкчелегендә төрле төбәкләрдән 70тән артык туган якны өйрәнүчеләр, музей белгечләре, укытучылар, шахтерлар, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм хакимият органнары вәкилләре катнаша.

Конференция нәтиҗәләре буенча материалларны аерым мәкаләләр җыентыгы рәвешендә чыгару, шулай ук конференция тематикасы буенча мәкаләләрне туган якны өйрәнү буенча җыентыклар белән бастырып чыгару планлаштырыла.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*