tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Себер татарларының бию үзенчәлекләрен өйрәтә
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Себер татарларының бию үзенчәлекләрен өйрәтә

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Себер татарларының бию үзенчәлекләрен өйрәтә

Бүген, 29 июнь, 18:00дә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты казанлыларны Себер татарларының бию үзенчәлекләре белән таныштырачак. Әлеге чара – Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының өченче дәресе.

Себер татарларының фольклор бию үрнәкләренә багышланган «Аяк-уен» программасы биючеләрнең перформансыннан башланып китәчәк. Әлеге программа кысаларында тамашачылар арасында интерактив уздырылачак, катнашучылар Себер татарларының халык авыз иҗаты, бию көйләре, милли кием үзенчәлекләре һәм бию уеннары белән таныша алачак. Җанлы музыкаль бизәлеш өчен оста музыкантлар командасы җавап бирә: гитарада һәм бәрмә уен коралларында – Айдар Абдрахимов, татар-башкорт кураенда һәм тальян-хромкада Ильяс Фәрхуллин уйнаячак. Алдагы чаралардан аермалы буларак бу кичтә вокалист, мультимузыкант – тальянда, думбрада, ятаганда уйнаучы Айдар Низамов башкаруында Себер татарларының халык җырлары да яңгыраячак.

Уеннар белән үрелеп баручы мастер-классның остазлары, профессиналь биючеләр – педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты артисты Алия Мөхәммәтгалиева, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты, педагог-балетмейстеры Фәнис Хәйруллин. Бию дәресе кичәсенең алып баручысы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова. Проектның кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева.

Исегезгә төшерәбез, 15, 22 июнь көннәрендә быелгы сезонның беренче ике чарасы булып узды. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләре Казан Мэриясы тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә уздырыла. Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы проект бары татар бию төрләрен өйрәнүгә багышлана. Тагын бер мөһим үзенчәлек: бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза.

Сезнең барыгызны да татар биюенең төрләрен өйрәнергә чакырабыз. Мастер-класслар бушлай уза. Җәй айларын күңелле итеп үткәрик. Күрешкәнгә кадәр!

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*