tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар милли киемнәре фестивалендә
Татар милли киемнәре фестивалендә

Татар милли киемнәре фестивалендә

Төмән шәһәренең «Этнос» балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә быел да «Туган чыганаклар» дип исемләнгән балаларны сәламәтләндерү лагеры үзенең эшен 1 июньнән башлап җибәрде. Ял итүче балаларның һәр көннәре бай программа белән тулыландырылган.

9 июнь көнне «Кояш нурлары» 2 нче отряд балалары «Милли мода станциясе»ндә кунакта булдылар. Биредә өлкән тәрбиячеләр Гөлфирә Шәмсетдинова белән Наисә Гайнельянова балалар өчен «Матур татар милли киемнәре» дигән күңелле фестиваль оештырдылар. Алар балаларга видеодан милли киемнәр презентациясен карарга тәкъдим иттеләр. Биредә балаларны татар һәм рус телләрендә хатын-кызларның һәм ир-атларның милли киемнәре белән таныштырып, аңлатма бирделәр, киемнәрдәге бизәкләрнең төрлелегенә, аермаларына игътибар бирелде. Аннары татар милли киемнәре кигән балалар милли костюмнар һәм баш киеме күптөрлелеген күрсәтеп, дефиле ясадылар. Балалар белән костюмнарның татарча атамаларын искә төшереп, кабатладылар.

Аннары Екатерина Леденева «Күзем күрә – кулым эшли» дигән татар костюмнары өчен бизәкләр ясау буенча мастер класс үткәрде. Дәрес барышында балалар күлмәкләр, түбәтәй, читекләрне татар милли бизәкләре белән бизәделәр. Балаларның иҗади эшләреннән Екатерина Сергеевна «Татар милли киемнәре» дигән күргәзмә оештырды.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*