tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Нечкәбил – 2023» бәйгесенең зона туры Мөслимдә узды
«Нечкәбил – 2023» бәйгесенең зона туры Мөслимдә узды

«Нечкәбил – 2023» бәйгесенең зона туры Мөслимдә узды

27 июнь район мәдәният йортында “Ныклы гаилә” Федераль партия проекты  һәм “Татарстан – ныклы гаилә территориясе” республика акциясе кысаларында “Нечкәбил – 2023”  дип аталган Татарстан гаиләләре фестиваленең зона туры узды. Район башлыгы Альберт Хуҗин фестивальдә катнашучыларны сәламләп, һәр гаиләгә уңышлар теләде. Чыгыш ясаучылар арасында ТР гражданлык хәле актларын теркәү начальнигы  Гөлшат Нигъмәтуллина, “Нечкәбил” бәйгесе җитәкчесе  Изольда Жуйкрва бар иде.

Югары Табын авылында 60 ел бергә гомер итүче  Фәгыймә һәм Әзһәм Садриевларга, Мөслимнән Фәнүсә һәм Илфат Юнысовларга  “Ныклы гаилә” Федераль партия проекты  дипломнары тапшырылды. Тамашачыларга гаилә кыйммәтләре турында Әсәдуллиннар гаиләсе исеменнән кызлары Айсылу һәм Айзилә  сөйләделәр.”Ирэн” тегү остаханәсенең мәктәп формаларын Г.Тукай исемендәге мәктәп укучылары  күрсәтте. Бәйгегә  Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай районнары һәм  Яшел Үзән шәһәреннән конкурсантлар килгән иде. Һәр гаилә үзе турында видеоролик тәкъдим итте.  18 тапкыр уздырылучы бәйгенең дипломнарын һәм истәлек бүләкләрен Гөлшат Рәдиф кызы һәм Изольда Павловна тапшырды. Төрле елларда уздырылган бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулаган райондашларыбыз  Гүзәл Рәхимуллина һәм Айгөл Шәйгәрданова да сәхнәгә күтәрелделәр.

Чыганак: muslumirc.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*