tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Әхмәтов «Салават күпере» журналына татарча язмалы наклейкалар ясарга киңәш итте
Марат Әхмәтов «Салават күпере» журналына татарча язмалы наклейкалар ясарга киңәш итте

Марат Әхмәтов «Салават күпере» журналына татарча язмалы наклейкалар ясарга киңәш итте

ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов «Салават күпере» журналына татарча җөмләләрдән торган наклейкалар ясарга тәкъдим итте.

«Салават күпере» журналының апрель санында түгәрәк наклейкалар бар. Марат Әхмәтов аларны гади итеп кенә түгел, ә төрле формада ясарга киңәш итте. «Милли җөмләләр белән зуррак наклейкалар эшләргә кирәк. Матур татар җөмләләре белән наклейкалар эшләсәгез, без сезгә ярдәм күрсәтербез. Ул сыйфатлы, үзенә тартып торучан булырга тиеш», — ди ул.

Курчак театрында «Салават күпере» журналы Марат Әхмәтовка YouTube-проектларын тәкъдим итте. Ул проектларны югары бәяләде.

«Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнә башлагач, без үзебезнең киләчәкне яшь балалардан эзләргә тиеш булдык. Әти-әниләр белән берлектә газета-журналлар һәм тапшырулар аша балаларга көн саен татар рухын сеңдерә барсак, телебезнең һәм республиканың киләчәге бик зур», — дип сөйләде ул.

Марат Әхмәтов балалар өчен чыга торган тапшыруларның кирәк булуын да ассызыклады. «Без малай вакытта андый тапшырулар юк иде. Хәзер бик зур мөмкинлекләр бар, балаларны кызыксындырырлык чаралар бар. Балалар, яшүсмерләр өчен андый проектлар булырга тиеш», — дигән фикерен белдерде ул.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*