Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Марат Әхмәтов: Татар теле укытучыларыннан башка телебез язмышын күз алдына китерә алмыйм
Марат Әхмәтов: Татар теле укытучыларыннан башка телебез язмышын күз алдына китерә алмыйм

Марат Әхмәтов: Татар теле укытучыларыннан башка телебез язмышын күз алдына китерә алмыйм

“Татар теле укытучылары, сездән башка телебез язмышын һич күз алдына китерә алмыйм”, – дип мөрәҗәгать итте ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов милли мәгарифтә эшләүчеләргә.

Бу минутларда “Адымнар” күп телле мәктәбендә “Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» республикакүләм форумы уза.

“Милли мәгариф – телебез, милләтебезнең төп умыртка баганасы. Сездән торган һәм сезгә бәйле булмаган бик күп сәбәпләр бар телебез язмышында. Үземне дә борчый торган мәсьәләләр күп. Гомер буе гектарлар, центнерлар, тонналар белән яшәгән кешегә үлчәүгә бөтенләй салып булмый торган рухи кыйммәтләр белән шөгыльләнергә туры килә. Үзем өчен аңламаган әйберләр дә күп. Көн саен яңалык ачасың, тәкъдим, үтенеч ишетәсең…” – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов.

Ул мәгариф тармагына дәүләт чыгымнары күп тотылуын искәртте.

“Еллык бюджеты 128 млрд сум. Республикабызның 340 млрд сумлык бюджетында мәгариф тармагына никадәр әһәмият бирелә дигән сүз. Милли мәгариф тә үги бала дип әйтмим. Заманыбыз, аралашу мохите руслаша барганда, телебезнең сынау үтми хәле юктыр. Иң борчыганы – ватандашларыбызда милләтебез язмышына рухи ихтыяҗны үстерә алмыйбыз. Ул ихтыяҗ сүрелә барды”, – дип саный Әхмәтов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*