tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мари Элда бәетләр һәм мөнәҗәтләр конкурсы узды
Мари Элда бәетләр һәм мөнәҗәтләр конкурсы узды

Мари Элда бәетләр һәм мөнәҗәтләр конкурсы узды

11 нче апрельдә Мари Элдагы татар мәдәнияте үзәгендә бәетләр һәм мөнәҗәтләр конкурсы узды. Ул ” Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы һәм Мари Элдагы мөселманнар Диния нәзарәте белән берлектә оештырыла.

Бәетләр халык иҗатының башка төрләреннән язма әдәбиятка якын торулары белән аерылалар. Бәет — татар халык иҗатының лиро-эпик жанры. Аның нигезендә күпчелек очракларда кайгылы вакыйга ята.

Мөнәҗәт Шәрык әдәбиятларында һәм фольклорында лирик жанр атамасы, дини–интим эчтәлекле әсәр. Аның асылында ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята.

Бәетләр һәм мөнәҗәтләр конкурсында республикада узган сайлап алу турларында җиңүчеләр катнашты. Кичә бик җылы һәм һәркем өчен файдалы узды. Ул “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*