tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Майда “Бәлешфест” көтелә
Майда “Бәлешфест” көтелә

Майда “Бәлешфест” көтелә

“Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте”, Башкортстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты һәм республика районнары ярдәме белән “Бәлешфест” Милли ашханә фестивален үткәрү буенча башлангыч белән чыкты һәм Русия Президентының грантын алды. Фестиваль 19 майда Халыклар дуслыгы йортының филиалында – Бүздәк районының “Татар тарихи-мәдәни үзәге”ндә үтәчәк.

Чараның максаты – Башкортстанда милли ашханәне үстерү һәм тергезү, милли ризык әзерләү традицияләрен, татар һәм башкорт халыкларының милли азыгы – бәлешне табынга бирү осталыгын саклау һәм ныгыту, төрле халык вәкилләрен мәдәни берләштерү, милли кунакчыллык традицияләрен пропагандалау.Фестиваль кысаларында милли ризыкларның презентацияләре, дегустацияләре һәм һәр халык ашханәсе буенча тематик өстәлләр оештырылачак.

http://kiziltan.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*