tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчеткә нигез ташы салынды
Мәчеткә нигез ташы салынды

Мәчеткә нигез ташы салынды

Татарлар күпләп яшәгән Сенгилей шәһәрендә төзеләчәк мәчеткә беренче нигез ташы кую тантанасы узды. Анда районыбызда яшәүче мөселманнар гына түгел, мөхтәрәм кунаклар да катнашты.

Мөселман кардәшләребезне шушы изге эшне башлау уңаеннан Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Вячеслав Ковель, мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин, Сенгилей район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Дмитрий Цепцов, Красный Гуляй бистәсе имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт Залалтдинов, Татарстан Республикасы вәкиле Ади Мухитов, аның улы Марат Мухитов, төзеләчәк яңа мәчетнең мулласы Равил Яхъя улы Аюпов, эшкуар Дамир Мамдалеев, Красный Гуляй бистәсе мәхәлләсе рәисе Наил Хәмзә улы һәм башкалар котлады.

“Бүгенге көнгә кадәр мәчет төзеләчәк урынны әзерләдек. Мөселман кардәшләребез белән бергә шатлыклы вакыйга уңаеннан корбан чалырга булдык. Аллаһы Тәгалә изге эшләребезне кабуллардан кылсын”,- диде Рәмис хәзрәт.

Өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Вячеслав Ковель төзелеш эшләренә һәрьяклап ярдәм итәргә ышандырды. Юл салу, су, ут һәм газ кертү эшләрен район үз өстенә ала, диде ул.

Җәмәгать белән бергә өйлә намазын укыганнан соң, Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин илебезгә тынычлык, җаннарыбызга саулык, мәчетне якын арада төзеп бетереп, аның халыкка озак еллар хезмәт итүен, беркайчан да буш тормавын, биш вакыт намаз укылуын, тизрәк азан әйтелүен теләп дога кылдырды.

Догалы һәм тәкбирле тантанадан соң, барысы да табын артына җыелды. Зур казанда пешкән пылаудан 80 кеше авыз иттеләр. Алар оештыручыларга рәхмәт әйтеп, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкрана кылды.

Мөхтәрәм кунак Ади Мухитов шушы зур эшне җиңеллек белән башкарып чыгуны теләде. Ә Рәмис хәзрәт Залалтдинов мәчет салу урынын билгеләү өчен ике ел дәвамында җир участогы сорап йөрүе турында сөйләде. Хәзер безнең алдыбызда ике ел эчендә мәчетне сафка бастыру бурычы тора, диде ул. Рәмис хәзрәт мәчет төзелешенә ярдәм итүчеләргә – уң кулы булган эшмәкәрләр Марат Мухитов белән Дамир Мамдалеевка рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Барлык мәчетләрдә дә биш вакыт намазга азан әйтелеп, алар халык белән шыгрым тулсын иде. Мәчетләребездә дин дәресләре укытылып, Коръән-хафизлар, галимнәр, дингә өндәүчеләр күбәеп, һәммәбезгә дә халыкка хезмәт итәргә, җәмгыятебезгә файдалы булып яшәргә насыйп итсен.

Барыбызның да күңелендә иман яши. Мәчет – һәр авылның, төбәкнең яшәү учагы ул. Мәчет ачу – бер нәрсә, аны һәрвакыт ачык тоту – тагын да зуррак эш. Аларның максаты бер – кешеләргә иман, игелек җиткерү, яшьләрдә намуслылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү. Киләчәк буыннар да яхшы тәрбия алырга тиеш. Алдагы көннәребез иман нурына күмелсен, моңлы азан тавышы, изге дога булып, күңелләребезгә иңсен иде.

Илгизә ШАЙХАТТАРОВА,

Сенгилей районы,

Красный Гуляй бистәсе.

Чыганак: “Өмет” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*