tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Гәли” мәдрәсәсендә җәйге укулар дәвам итә
“Гәли” мәдрәсәсендә җәйге укулар дәвам итә

“Гәли” мәдрәсәсендә җәйге укулар дәвам итә

Менә “Гәли” мәдрәсәсендә балалар өчен җәйге укуларның беренче атнасы узды. Һәр көн план буенча:

1) Әхлак дәресе. Монда шундый темалары күтәрелә:тәрбияле бала; әти-әнигә, туганнарга мөнәсәбәт; күршеләргә, кардәшләргә мөнәсәбәт;мәктәп әдәпләре; тышкы кыяфәт әдәпләре; ашау-эчү әдәпләре; сөйләшү әдәпләре ;күркәм холыклар

2)Намаз уку тәртибе (тәхарәт алу,дога өйрәнү;азан өйрәнү)

3) “Мин бит татар баласы” дигән дәрес -Туган тел җырын өйрәнү – кул эшләре белән шөгылләнү -уеннар өйрәнү -тематик әңгәмә кору

4) туклану

5) өйлә намазын уку

Планнан тыш, балалар белән төрле темага китапханә, мәдәният йорты һәм музей хезмәткәрләре әңгәмә коралар, “Ак калфаклы” ханымнар кул эшләре белән таныштыралар, мастер класс үткәрәләр. Табигать кочагында ял итү көннәре дә бик күңелле уза. Алда тагын бер атна өйрәнү һәм күңел ачу.

Чыганак: “Ак Калфак” Алькино

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*