tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәхәлләдә – корбан мәҗлесе
Мәхәлләдә – корбан мәҗлесе

Мәхәлләдә – корбан мәҗлесе

Ульяновск өлкәсе Яңа шәһәрнең Ленин Комсомолы проспектында урнашкан “1нче мәхәллә” мәчетендә корбан мәҗлесе узды. Анда районның татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм мәхәлләгә ярдәм итүче эшмәкәрләр катнашты.

Ульяновскиның Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, шәһәр мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Сафин һәм Сембернең 2нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов мөселман календаре буенча Мөхәррәм һәм Сәфәр айларының фазыйләтләре турында тирән эчтәлекле вәгазьләрен ирештерделәр. Алар шәһәр мәчетләренә намазларга күбрәге якын чит илләрдән килгән мигрантларның йөрүе, ә татарларның динебезгә битараф булулары турында да сөйләделәр. “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин бу уңайдан балаларга кечкенә вакытта ук дини тәрбия бирү кирәклеген билгеләп үтте һәм мәҗлестә катнашучыларны бала-оныкларын мәчетләр карамагында эшләп килүче дин дәресләренә йөртергә чакырды.

Мәҗлеснең шәрәфле кунагы – өлкәнең элеккеге Губернаторы, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Сергей Морозов тынгысыз йөрәкле Рафаэль Назмутдинов җитәкчелек иткән мәхәллә эшчәнлегенә югары бәя бирде.

“Яңа шәһәрнең нәкъ үзәгендә урнашкан мәхәлләдә тормыш гел кайнап тора. Татар йорты белән милли музей уңышлы гына эшләп килә. Халыкка рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирү өчен биредә бөтен шартлар да тудырылган. Мәхәллә эшчәнлеген тагын да киңәйтергә, башкаларга үрнәк итеп күрсәтергә”, – диде Сергей Морозов.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*