tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клуб әгъзалары Солтан Габәшигә багышланган лекция уздырды
Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клуб әгъзалары Солтан Габәшигә багышланган лекция уздырды

Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клуб әгъзалары Солтан Габәшигә багышланган лекция уздырды

Бүген Уфа шәһәрендәге Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллегендә күренекле композитор, музыка белгече, педагог, җәмәгать эшлеклесе Солтан Габәшигә багышланган лекция узды. Чараны биредә эшләп килүче Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клуб оештырган.

Лекцияне Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, профессор Идрис Газиев укыды.Лекция барышында халкыбызның беренче профессиональ композиторы, музыка белгече, хормейстеры, татар операсына нигез салучы, милләтебезнең күренекле шәхесе Солтан Хәсәнгата улы Габәшинең тормыш юлы һәм иҗаты тирәнтен ачылды.

Чарада Уфа татар зыялыларыннан тыш, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Рифкать улы Тукаев катнашты.
Чараны югары дәрәҗәдә оештыручы Нәфисә Акчуринага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Рифкать улы Тукаев катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*