tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Манзара-2022» спорт-музыкаль премиясенең абсолют батыры билгеле
«Манзара-2022» спорт-музыкаль премиясенең абсолют батыры билгеле

«Манзара-2022» спорт-музыкаль премиясенең абсолют батыры билгеле

Казанның «Ак барс» көрәш сараенда «Манзара-2022» спорт-музыкаль премиясе җиңүчесе билгеле булды. Абсолют батыры булып Әлмәт районыннан Радик Сәлахов танылды.

«Икенче ел рәттән батыр калдым. Әле ышана алмыйм җиңүемә. Бәлки иртәгә ышанып бетәрмен. Минем өчен җан аткан кешеләргә зур рәхмәт», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Абсолют батыр 100 мең күләмендә акчалата призга һәм махсус билбауга лаек булды.

65 кг үлчәү авырылыгында яшьләр арасында беренчелекне Әлмәт районыннан Рафаэль Хәсәншин яулады. Ирләр арасында 75 кг үлчәү авырлыгында Динар Кәримуллин батыр калды. Динар Кәримуллинга да махсус билбау бүләк иттеләр.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*