tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү шәһәренең “Ак калфак” оешмасы Норлатта чыгыш ясады
Мәскәү шәһәренең “Ак калфак” оешмасы Норлатта чыгыш ясады

Мәскәү шәһәренең “Ак калфак” оешмасы Норлатта чыгыш ясады

Чор-дәверләр кичә-кичә
Саклап милли йөзебезне,
Баш очына калфак элеп
Танытабыз үзебезне!

Тайдула Ханбикәбезнең
Саф алтын калфагы аша,
Калфакның үз чал тарихы
Алтын Урдага тоташа…

Шул дәвердән бирле калфак
Җуймаганга дәрәҗәсен,
Асылташлар белән бизи
Калфакның үз шәҗәрәсен!

Энҗе-мәрҗән сәйләннәрдән
Ука белән чигелгәнгә,
Үзкыйммәтен генә түгел
Үз кадерен дә белгәнгә, –

Мәрхәбә, дип, калфак үзе
Баш очына кунаклаган.
Миллилекне, милли йөзне
КАЛФАКлы кызлар саклаган!

Бүген Норлатта мәртәбәле кунаклар – Мәскәү шәһәренең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе – РТ халык артисткасы Наилә Фатыйхова үзенең иҗатташ төркеме белән шәһәр мәдәният сараенда зур концерт программасы белән чыгыш ясады. Концерт алдыннан Норлат һәм Мәскәү “Ак калфак”лылары арасында бик җылы очрашу булды. Анда ике оешманың планнары белән уртаклашып, үзара фикер алыштык. Күңелдә шундый матур тәэсир калдырган очрашу да, искиткеч зәвыклы концерт та тамашачылар күңеленә бик хуш килде.

Фәүзия Мөхәммәтова,
Норлат

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*