tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү татар яшьләре «Хәрәкәт camp 2018» милли пикнигы уздырган
Мәскәү татар яшьләре «Хәрәкәт camp 2018» милли пикнигы уздырган

Мәскәү татар яшьләре «Хәрәкәт camp 2018» милли пикнигы уздырган

Быелгы белем бәйрәме Мәскәү татар яшьләре өчен «Хәрәкәт camp 2018» пикнигы белән истә калыр, мөгаен. Сентябрьнең беренче ял көннәрен башкала яшьләре Мәскәү өлкәсендәге Троицк шәһәре янындагы аланда, милли пикникта каршы алды.

Чараның максаты — Мәскәүдәге актив татар яшьләрен бер мәйданчыкта берләштерү, татар милли оешмалары эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашу, милли чаралар оештыру сыйфатын үстерү.

Пикникның оештыручылары — апалы-энеле Ринат һәм Гөлнара Аблязовлар, Гөлназ Тимуршина, Азат Миңгалеев, Ирек Туктагулов.

Проект режиссеры Зөһрә Абдюханова кунаклар өчен рухи, интеллектуаль яктан баетылган, үз эченә спорт уеннарын да алган киң колачлы программа әзерләде.

Иртән иртүк Троицк шәһәре янында чатырлар, чуен казан урнашты, намаз уку урыны, спорт мәйданы билгеләнде. Бер-бер артлы килүче кунакларны самоварда кайнап чыккан хуш исле чәй һәм милли ризыклар каршы алды. Интерактив программа барышында катнашучылар үзара танышты, алып баручыларның сорауларына җавап итеп үз фикерләре белән уртаклашты. Яшьләр арасында татар телен һәм татар халык ашларын белү буенча конкурслар оештырылды.

Программаның мөһим өлешләренең берсе — чакырылган кунаклар чыгышы иде.

Тарихчы, шагыйрь, артистлар Марат Бәшәров һәм Александр Головин уйнаган “Җан белән әңгәмә” (“Разговор с душой”) спектакле авторы, “Коръән бәйрәме” сценаристы һәм продюсеры Ренат Абянов мәчетләр һәм гомумән Ислам дине аша милли үзаң формалашу темасын күтәрде. Имамның чыгышы тыңлаучылар күңелендә үзенә яңгыраш тапты — лекция сорау-җавап форматындагы фикер алышуга әверелде.

Тагын бер спикер — Илдар әфәнде Аляутдинов — “7я” яшьләр клубы җитәкчесе, мөгаллим, “imedrese” онлайн мәктәбе мөдире. Илдар хәзрәт тормыштагы рухи кыйммәтлерәк буенча тренинг оештырды. Аның һәркемгә шәхсән юнәлтелгән чыгышы бик тәэсирле килеп чыкты, бер катнашучы да битараф калмады.

Лекцияләр арасындагы тәнәфесләрдә спорт яратучылар волейбол уйнарга җитеште, башкалар табигать кочагында фотосессия ясарга өлгерде.

Болында көне буе «Казан кейтеринг» кафесы эшләп торды.

Мавыктыргыч тренинг, конкурслар, татар ашлары, моңлы азан, күмәк намаз – болар һәммәсе җылы, дустанә мохит тудырырга булышты.

Программа кичке күңелле биюләр белән тәмамланды, ә поход яратучылар, палаткалар корып, кемпинг оештырды.

#Хэрэкэтcamp2018 Мәскәү татар яшьләренең бердәмлеккә омтылышын күрсәтте, уртак көчләр белән сыйфатлы чаралар уздырып булуын раслады.

«Хәрәкәт camp 2018» оештыручылары чараны оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге, шәхсән Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле Равил әфәнде Әхмәтшинга, Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни мөхтәриятенә, мөхтәрият рәисе Фәрит әфәнде Фарисовка, Татарстан Республикасы вәкиллегенең яшьләр шурасына, аның рәисе Эмиль Файзуллинга зур рәхмәтләр җиткерә.

«Хәрәкәт camp 2018» оештыручылары һәм кунаклары бу пикникны ел саен уздырыла торган йолага әверелдерергә килештеләр.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*