tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү татарларны җыйды
Мәскәү татарларны җыйды

Мәскәү татарларны җыйды

Шушы көннәрдә Мәскәүдә Федераль татар милли-мәдәни автономия Советының чираттагы киңәйтелгән утырышы узды. Анда илебезнең 36 төбәгеннән йөздән артык төбәк автономия вәкилләре, шулар арасын­да безнең Нижгар татар автономиясенең яңа гына сай­ланган рәисе Мирзәхләм Абдулганиев һәм проектлар авторы буларак мин дә катнаштым (фотода).

Утырыш кысаларында төбәкләрдә эшләүче җирле автономия рәисләре һәм андагы татар мәдәни үзәк җитәкчеләре өчен грантлар язу буенча дәресләр, мастер-класслар да оештырылган иде. Совет рәисе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйль­метдинов утырыш башланыр алдыннан төбәк автономияләренең яңа сайланган рәисләренә, шул исәптән Мирзәхләм Гаяровичка да, таныклыклар, билгеләр тапшырды.

Шулай ук Илдар Ирек улы төбәк татар лидерла­рын кызыксындырган байтак кына сорауларга җавап бирде, мәктәпләрдә татар теле укыту мәсьәләсенә тукталды, милли автономия турындагы Федераль за­конга үзгәрешләр кертүне анлатты, Россия Халыкла­ры Ассамблеясе эшчәнлеге хакында үз фикерләре белән уртаклашты.

Тулаем алганда, дүрт көнлек программага уку-өйрәнү белән бергә, Мәскәүнең татар мәдәни үзәгенә, Җәмигь мәчетенә бару һәм башка чаралар да кертелгән иде. Аларның һәркайсында безне бик җылы каршы ал­дылар, ә милли үзәктә хезмәт итүче татарларның 70 проценты безнең Нижгар җирлегеннән булуы аеруча сөендерде, күңелгә аерым бер җылылык өстәде.

Зилә АХМАДУЛЛИНА,

Түбән Новгород өлкәсе татар автономия Советы әгъзасы.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*