tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү яшьләре онлайн-ифтар уздырды
Мәскәү яшьләре онлайн-ифтар уздырды

Мәскәү яшьләре онлайн-ифтар уздырды

1 май көнне Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы онлайн ифтар уздырды.

Яшьләр ифтарларын билгеле бер девиз белән уздыру гадәткә кергән. Бу елның девизы – «Аралашу-Тарих-Үсеш» булды.

Аралашу гына түгел, дөрес аралашу да мөһим. Бу вакытта бер-береңне рәнҗетмичә, әңгәмәдәшең белән тагын сөйләшү теләге туып калырлык итеп аралашырга кирәк.

Аякта нык басып тору өчен без бөек тарихыбызны белергә һәм истә тотарга тиеш. Без геройларыбызны күңелдә сакларга һәм белергә, үзебезнең бөек милләт, бөек ил кешесе булуыбызны тоярга тиешбез.

Яшьтән үк үсештә булу гадәтен формалаштырырга кирәк. Даими рәвештә үсәргә. Ул чакта без, чыннан да, көчле булачакбыз, – ди оештыручылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*