tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә чит илләрдәге милләттәшләр белән эшләү турында фикер алыштылар
Мәскәүдә чит илләрдәге милләттәшләр белән эшләү турында фикер алыштылар

Мәскәүдә чит илләрдәге милләттәшләр белән эшләү турында фикер алыштылар

21 мартта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Мәскәү шәһәре тышкы икътисади һәм халыкара элемтәләр департаменты җитәкчесе урынбасары Игорь Ткач белән очрашты.

Очрашуда чит илләрдәге милләттәшләр белән хезмәттәшлек турында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә халыкара фәнни-гамәли конференция һәм түгәрәк өстәл үткәрү турында фикер алыштылар.

Әңгәмәдә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Фәхретдин Канюкаев, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкиле, оештыручы һәм спонсор Камил Галимуллин һ. б. катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*