tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамазанга әзерлек уңаеннан узган Коръән курсларында укучыларга сертификатлар тапшырылды
Рамазанга әзерлек уңаеннан узган Коръән курсларында укучыларга сертификатлар тапшырылды

Рамазанга әзерлек уңаеннан узган Коръән курсларында укучыларга сертификатлар тапшырылды

21нче мартта Казан мәчетләрендә ике ай дәвамында үткәрелгән Коръән укырга өйрәтү дәресләренә нәтиҗәләр ясалды. Дәресләрне Рамазан-шәриф аена әзерләнү максатыннан КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге белгечләре үткәрде. Укучылар – барлыгы 240 кеше 23нче гыйнвардан (ягъни Раҗәб аеның 1нче көненнән) Казанның 10 мәчетендә танылган татар галиме Әхмәтһади Максудиның “Мөгаллим сәни” китабы буенча дәресләр алды. Алар 18 дәрестә гарәп әлифбасын үзләштерде, тәҗвид кагыйдәләрен, Коръән уку кагыйдәләрен, Изге Китапка булган әдәпләрне өйрәнде. Әлеге курсларны уңышлы тәмамлаучыларга таныклыклар тапшыру тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов, РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашты.

Әлеге чара Коръән аятьләре уку һәм дога кылу белән башланды, аннары сәламләү сүзе белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады:

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ үзенең бер хәдисендә әйткән: “Коръәннән бер генә хәреф булса да укучыга бер изгелек языла, ә һәрбер изгелек унга тапкырлана, мин “Әлим, Ләм, Мим” бер хәреф дип әйтмим, “Әлиф” – аерым хәреф, “Ләм” – аерым хәреф һәм “Мим” – аерым хәреф”. Димәк, “Әлиф. Ләм. Мим” укыган өчен без Раббыбыздан 30 савап алабыз. Әлхәмдүлилләһ, Рамазан ае башланганчы сез гарәп хәрефләрен үзләштереп, Коръән укырга өйрәндегез. Сезнең һәрберегезнең Рамазан ае дәвамында Коръәнне тулысынча укып чыгуын телим, – дип нәсыйхәтләрен бирде Камил хәзрәт.

Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, курслар икенче ел рәттән үткәрелә һәм укырга теләүчеләр саны артып бара. Аның сүзләренчә, узган елны 200гә якын кеше укыган булса, быел исә 240 кешенең Коръән укырга өйрәнүе сөенечле хәл.

Шулай ук Рәфикъ Мөхәммәтшин РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдановка әлеге курсларны үткәрүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтен белдерде.

Барлык тыңлаучыларга курсларны тәмамлау хакында сертификатлар тапшырылды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*