ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Энҗе бөртекләре» балалар иҗат фестиваленең гала-концерты булачак
Мәскәүдә «Энҗе бөртекләре» балалар иҗат фестиваленең гала-концерты булачак

Мәскәүдә «Энҗе бөртекләре» балалар иҗат фестиваленең гала-концерты булачак

26 апрельдә Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә Габдулла Тукай исемендәге «Энҗе бөртекләре» Мәскәү балалар иҗат фестивале лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы һәм гала-концерты узачак.

Быел чара Россия Федерациясендә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елы һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланып үткәрелә.

«Энҗе бөртекләре» фестивале 1998 елдан бирле ике елга бер тапкыр апрельдә оештырыла. Ул яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, милли мәдәниятне таныту, Мәскәү шәһәрендә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максаты белән үткәрелә

Чыганак: “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*