tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Илһам Шакировны искә алдылар
Мәскәүдә Илһам Шакировны искә алдылар

Мәскәүдә Илһам Шакировны искә алдылар

Мәскәүдә, Союзлар Йортының Колонна залында, бөек татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә багышланган концерт узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны Татарстан Президенты Р. Н.Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә Рәшит Ваһапов исемендәге фонд оештырды.

«Ваһапов фестиваленең бүгенге «Китмә, сандугач» программасы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган. Илһам абый Ваһапов фестиваленең башында торды. Ул фонд эшли башлауның беренче көннәреннән үк аның эшендә актив катнашты», – диде Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин.

Концерт программасында Илһам Шакировның шәхси архивыннан фото һәм видеоматериаллар күрсәтелде. Легендар җырчы янә җанатарлары, Мәскәү тамашачылары өчен җырлады.

Бу кичтә Союзлар Йортының Колонна залы сәхнәсендә танылган артистлар һәм шулай ук яшь артистлар мәшһүр җырчы репертуарыннан җырлар башкарды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*