tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Изге Рамазан Кубогы» мини-футбол турнирының финалы узды
Мәскәүдә «Изге Рамазан Кубогы» мини-футбол турнирының финалы узды

Мәскәүдә «Изге Рамазан Кубогы» мини-футбол турнирының финалы узды

Мәскәүдә 30 апрельдә «Изге Рамазан Кубогы» мини-футбол турнирының финал этабы узды.

Чараны оештыручы – «Спорт иминиятләштерү агентлыгы» ҖЧҖ (Мәскәү шәһәре). Ярышларны уздыруда Россия мини-футбол ассоциациясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм итте.

Изге Рамазан Кубогында һәвәскәр мини-футболны үстерүче спорт клублары катнашты. Чара спорт мәйданчыкларында халыкара, милләтара һәм конфессияара аралашу өчен платформа булдыруга багышланган иде. Призлы урыннар өчен 10 команда көрәште: “Кыргызстан” (Кыргызстан), “Кызылташ” (Бакчасарай, Кырым Республикасы), “Саратов Җәмигъ мәчете” (Саратов), “РостАгроЭкспорт” (Пушкино), “НУР” (Таҗикстан), “Мәскәү шәһәренең тарихи мәчете” (Мәскәү), “РФ Мөселманнары Диния нәзарәте” (Мәскәү), “Белозерье” (Мордовия), “Милость” (Бутово), “Нефтьче” (Түбәнге Новгород).

Ярышлар нәтиҗәләре:
1 урын: “РостАгроЭкспорт” (Пушкино)
2 урын: “Саратов Җәмигъ мәчете” (Саратов)
3 урын: “Кызылташ” (Бакчасарай)
4 урын: “Кыргызстан” (Кыргызстан)

Изге Рамазан Кубогы җиңүчеләрен, призерларын һәм иң яхшы уенчыларны Россия мини-футбол ассоциациясе президенты Эмиль Алиев бүләкләде.

Турнирны ачу тантанасында катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Вәлиәхмәтов Зөфәр Мөнир улы сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, Изге Рамазан Кубогы – ул спорт турниры гына түгел, ул – Ислам диненең Россиянең күп кенә төбәкләреннән һәм хәтта Кыргызстаннан, Таҗикстаннан килгән татарларны берләштерүе.

– Бөтендөнья татар конгрессы киләчәктә дә әлеге проектка ярдәм итәргә ниятли, чөнки нәкъ менә шундый мәйданчыклар ярдәмендә без халкыбызның – бердәм, безнең көчебезнең дуслыкта булуын күрсәтәбез», – дип билгеләп үтте Зөфәр Вәлиәхмәтов.

“Изге Рамазан Кубогы”ның идея илһамчысы Фазлыев Рамил Рәфкать улына аерым рәхмәт белдерәсебез килә, чөнки турнир иң югары дәрәҗәдә узды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*