tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Казан кунагы
Мәскәүдә Казан кунагы

Мәскәүдә Казан кунагы

Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында, Татар милли-мәдәни үзәгендә һәм Тарихи мәчеттә булды.

Башкалада Рөстәм Нургалиевичны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, төбәкнең Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин озатып йөрде, ә Татар үзәге буенча экскурсияне Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов үткәрде.

“Бина 1914 елда меценат Шәмси Асадуллаев акчасына төзелгән. Бу йортта шәхси мәктәп оештырыла, укучылар татар балалары булганга, уку йортының директоры итеп Сара Шакулова билгеләнә. Революциядән соң да бу уку йорты, татар совет мәктәбе буларак, балаларга белем бирә. Совет чорында биредә татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән Муса Җәлил, Сара Садыкова, Газиз Айдарский ижат юлаларын башлап жибәрә”, – дип сөйләде Фәрит әфәнде.

Автономия рәисе Рөстәм Миңнехановны үзәктә оештырылган китапханә, кинозал, татар теле дәресләре классы белән таныштырды, балалар һәм өлкәннәр өчен 25тән артык түгәрәк эшләвен, ә яшьләр өчен очрашу кичәләре уздырылуы турында сөйләде.

Татарстан башлыгы биредәге сәнгать осталары чыгышын карады һәм, әйтергә кирәк, Мәскәү үзешчәннәре иҗаты аңа бик ошады. Ахырда мәдәни үзәкнең иҗади коллективы белән фотога да төште.

Мәскәүдә Асадуллаев йорты башкаладагы татар халкы өчен милли-мәдәни үзәк булып торса, Тарихи мәчет – мөселманнарның рухи кийбласы. Бу Аллаһы йорты илебезнең борынгы мәчетләренең берсе – 1823 елда төзелгән. Мәчеттә Рөстәм Миңнехановны Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин каршы алды, гыйбәдәт йортының тарихы турында сөйләде, бинаны реставрацияләү планы белән таныштырды. 2020 елның ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин дин вәкилләре белән очрашуда Мәскәүнең Тарихи мәчетен реставрацияләү проектын хуплаган иде. Бу чара Идел буе Болгар дәүләте ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланганга күрә, Рустам Нургалиевич та ярдәм ышандырды. Тарихи мәчеттә кунаклар шәех җитәкчелегендә күмәк намаз кылдылар.

Наил АКСЯНОВ.

Мәскәү-Суыксу.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*