tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә КВН татар лигасы уены узачак
Мәскәүдә КВН татар лигасы уены узачак

Мәскәүдә КВН татар лигасы уены узачак

«Әйдә, шаяРТ» татар КВН лигасы Мәскәүдә уеннар оештыра, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге үзенең Instagram битендә.

КВН татар һәм рус телләрендә булачак. Татар сүзләрен һәм әйтемнәрен кулланган өчен конкурс жюрие катнашучыларга өстәмә баллар өстәячәк.

Җиңүчеләрне призлар, бүләкләр һәм «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» республика уенында катнашу өчен Казанга бару мөмкинлеге көтә. Уенда катнашу өчен үз командаңны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге яшьләр советы сайтында теркәргә мөмкин.

Уен 14 августта Кече Татар тыкрыгы, 8 адресы буенча урнашкан Татар мәдәни үзәгендә узачак. Тамашачылар һәм җанатарлар өчен керү ирекле.

Татар КВН лигасы инде 26 ел эшләп килә. Ул Чаллы шәһәрендә оештырылган, ә соңрак Казанда эшен дәвам иткән. 2019 һәм 2020 елларда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән юмористик лига әле телевизион проект та булды. Программа якшәмбе көнне 15.00 сәгатьтә ТНВ телеканалында чыга.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*