tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Татар кызы-2018” бәйгесе финалистлары өчен сөйләм сәнгате буенча мастер-класс үтте
Мәскәүдә “Татар кызы-2018” бәйгесе финалистлары өчен сөйләм сәнгате буенча мастер-класс үтте

Мәскәүдә “Татар кызы-2018” бәйгесе финалистлары өчен сөйләм сәнгате буенча мастер-класс үтте

РФнең Татарстан Республикасы тулы вәкаләтле вәкиллендә  Халыкара “Татар кызы-2018” конкурсында катнашучылар өчен ораторлык сәнгате һәм сәхнә сөйләме буенча мастер-класс үтте. Ул Мәскәү төбәге буенча сайлап алу турын үткән финалистлар өчен оештырылды.

Кызлар өчен дәресләрне «OSTA TATAR» проекты җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, “Татарстан Яңа гасыр” телеканалының әдәби-музыкаль программалары баш редакторы Миләүшә Сибгатуллина һәм «OSTA TATAR» проектының PR-директоры Рамзия Шакирова бирде.

Алып баручы кызларга халыкара конкурсның финалына әзерлекне нәрсәдән башларга кирәклеген, сөйләм техникасы, ишарәләр теле һәм башка мөһим мәсьәләләр турында сөйләде.

Искәртеп үтәбез, сайлап алу нәтиҗәләре буенча, бәйгесенең төбәк ярымфиналына Мәскәү буенча 7 кыз чыкты.

Җиңүчене ачыклау өчен шушы көннәрдә вәкиллек сайтында һәм социаль челтәрләрдә электрон тавыш бирү башланып китәчәк.

Мәскәү буенча төбәк конкурсының финалы 7 июль көнне “Красная Пресня” паркында уздырылган Сабантуйда үтәчәк.

“Татар кызы” бәйгесенең региональ туры Мәскәүдә “Ак калфак” оешмасы һәм “Рух” продюсерлык үзәге оештыра, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*