tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә татар мәктәбе директоры Роза Шакирова: Татар теле дәресләрен ел саен арттырабыз
Мәскәүдә татар мәктәбе директоры Роза Шакирова: Татар теле дәресләрен ел саен арттырабыз

Мәскәүдә татар мәктәбе директоры Роза Шакирова: Татар теле дәресләрен ел саен арттырабыз

Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе — Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп директоры Роза Шакирова татар теле дәресләре югары сыйныфларда да кертелүен әйтте.

«Программада атнасына бер сәгать – татар теле, бер сәгать әдәбият укытыла. Элек ул башлангыч сыйныфларга гына керә иде, быел дәресләрне бишенче сыйныфка да керттек – тагын бер татар теле укытучысын эшкә кабул иттек. Киләсе елга алтынчы сыйныфка да татар теле дәресләрен кертергә һәм, шул рәвешле, югары сыйныфларда татар телен арттырырга ниятлибез. «Нигә алай эшлисез?» – дип әйтүчеләр, бәйләнүчеләр булмады», – диде ул Татарстан журналистлары белән очрашуда.

Аның әйтүенчә, мәктәптә 589 бала укый, шуның 70е – татар милләтеннән. «Катнаш гаиләләр дә бар. Кызганыч, мәктәптә татар балалары күп түгел. Бердән, балалар бакчасына даими «прописка» белән генә алалар. Алар арасында татарлар аз. Бакча кайсы мәктәп карамагында – баланы шул мәктәпкә укырга кабул итәләр. Шулай итеп, татар балалары башка мәктәпләргә укырга күчә. Үҗәт булган ата-ана гына баласын безнең мәктәпкә алып килә», – дип аңлатты ул.

Роза Шакирова уңай мисал да китерде. Әйтик, Рушан хәзрәт Аббясов балаларын Муса Җәлил исемендәге мәктәптә укытыр өчен, мәктәп яныннан фатир сатып алган. «Күбесе аның кебек мәшәкатьләнеп тормый. Теләге булган ата-ана Мәскәү өлкәсеннән дә баласын безнең мәктәпкә укырга кертә. Әминә Арсланова дигән кызыбыз электричкага утырып, ике сәгать Щёлково шәһәреннән килеп укып йөргән иде. Татар мәктәбендә укырга теләге зур булганга күрә шулай ул», – диде директор.

Ул башлангыч мәктәптә барлык сыйныф җитәкчеләре татарча сөйләшүен билгеләп үтте. «Барлыгы 42 укытучы укыта, шуның биш-алтысы гына башка милләт, калганнары – татар. Татар телен Роза Хәйдәрова китаплары белән укытабыз. Мәктәпкә укырга дип, гариза биргән һәр кешене кабул итәбез. Урын бар икән, баш тарта алмыйбыз. Татар милләтеннән һәр баланы кабул итәргә тырышабыз», – диде ул.

Роза Шакирова мәктәпкә Муса Җәлил исеме 2006 елда бирелгәнен, 2008 елда мәктәп янында Җәлилгә багышланган һәйкәл ачылуын искәртте.

«Ел саен Муса Җәлилгә багышланган төбәкара конкурс уздырабыз. Муса Җәлилнең кызы – Чулпан Җәлил чараларга килә, укучылар белән очраша. Татарстан журналистлары мәктәп тарихы музее, татар халыкның мәдәният һәм тормыш-көнкүреш музее, дөнья мәдәнияте галереясе музейлары белән танышты. Соңгысында төрле милләт вәкилләренең экспонатлары урын алган. Экспонатлар арасында генерал-полковник Рәсим Акчуринның хәрби формасы да бар. «Ул аны безгә бүләк итте, елга бер-ике тапкыр килә. Безнең мәктәпне ярата ул», – диде Роза Шакирова.

«Мәдәни җомга» газетасы мөхәррире Вахит Имамов, «Казан утлары» журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Безнең мирас» журналы мөхәррире Ләбиб Лерон һәм «Миллиард.татар» порталы җитәкчесе Арслан Минвәлиев мәктәптә «Разведка легендалары» дигән уникаль музей белән дә танышты. Музей җитәкчесе Дамир Еникеев татар разведчиклары, разведкага багышланган хезмәтләр, экспонатлар белән таныштырды.

Татар почмагын татар теле укытучысы Надирә Кәбирова оештырган булган. «Музейдагы экспонатларны үзебез тупладык. Билгеле, татар мәктәбе булгач, балаларны татар тарихы, мәдәнияте белән таныштыру зарур. «Әкият» балалар театр студиясе дә эшли иде, халык әкиятләре сюжеты буенча спектакльләр куйдылар. Пандемиядән соң, студиянең эшчәнлеге туктады. Әмма без аны дәвам итүне күз уңында тотабыз», – диде Роза Шакирова.

Россиянең атказанган укытучысы Гүзәл Басыйрова музыка дәресендә кунаклар өчен балалар белән «Ак каен» җырын башкарды.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте PR-директоры Ләйсән Сафина мәктәп коллективына кунаклар исеменнән рәхмәт әйтеп, «Татмедиа»да чыккан китап-журналларны бүләк итте һәм бергәләп Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*