tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә зур татар җыены үтте
Мәскәүдә зур татар җыены үтте

Мәскәүдә зур татар җыены үтте

30 октябрь көнне Мәскәүнең Татар мәдәният үзәгендә (Асадуллаев йорты) Мәскәүдә яшәүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең һәм Мәскәү шәһәрендә эшчәнлек алып баручы җирле татар автономияләре җитәкчеләре катнашында зур җыен узды.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге даими вәкиле Равиль Әхмәтшин, Мәскәү шәһәре татарларының региональ автономиясе җитәкчесе Рәсим Акчурин, конгресс, вәкиллек һәм автономия эшчәнлеге турында җыенда катнашучыларга мәгълүматлар җиткерделәр һәм күпсанлы сорауларга җаваплар бирделәр.

Җыенда яңгыраган һәм катнашучыларның күбесе өчен яңалык булган мәгълүматне 1998 нче елдан Мәскәү шәһәре татарларының региональ автономиясе рәисе, отставкадагы генерал Рәсим Сөләйманович Акчурин җиткерде. Үзенең 2 миллион 500 мең кешене берләштергән Мәскәү шәһәре ветераннары җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнүе белән, ул автономия эшләрен алып баруга вакыты җитмәү сәбәпле Мәскәү шәһәре татарларының региональ автономиясе җитәкчелегеннән китәргә теләк белдерде.

Әлеге белдерү нигезендә региональ автономия советы Мәскәү татарларының конференциясен үткәрү турында карар кабул итәчәк. Конференциядә автономиянең яңа редакциядәге уставын шулай ук Мәскәү татарлары автономиясенең яңа составын һәм җитәкчесе сайлап куелачак.

Ренат Вәлиуллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*