tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли киемле ана һәм балалар» Бөтенроссия фотобәйгесе игълан ителде
«Милли киемле ана һәм балалар» Бөтенроссия фотобәйгесе игълан ителде

«Милли киемле ана һәм балалар» Бөтенроссия фотобәйгесе игълан ителде

«Милли киемле ана һәм балалар» дип аталган Бөтенроссия фотоконкурсына гаризалар кабул итү башлады. Анда шулай ук әтиләр, әбиләр, бабайлар һәм башка туганнар да катнаша ала.

Проект Яшьләр эшләре буена Федераль агентлыкның грант ярдәме белән тормышка ашырыла һәм милли киемнәрдәге мәдәни күптөрлелек аша Россия халыкларының милли колоритын һәм тәңгәллеген күрсәтү максатыннан үткәрелә.

Конкурсантлар фотога төшкәндә Россия халыкларының милли киемнәрен үзләре сайлап ала. Катнашу өчен сайтта теркәлү узарга кирәк: ethno-photo.com.

Нәтиҗәләр 2020 елның 1 мартында Мәскәүдә (Халыкара Сәүдә Үзәге, Конгресс Холл) узачак фотокүргәзмәдә ясала. Анда 50 финалистның рәсемнәре тәкъдим ителәчәк, алар арасыннан 10 җиңүче сайлап алыначак. Иң яхшы эшләрнең авторларына кубоклар һәм дипломнар тапшырачаклар.

Конкурста катнашу шартлары белән чараның рәсми сайтында танышырга мөмкин: ethno-photo.com.

Теркәлү ачылган. Катнашу бушлай. Конкурс нәтиҗәләре буенча финалистларның эшләреннән каталог төзеләчәк.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*