tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханәдә Juna инди-төркеменең «Amanat» альбомын тәкъдим итү кичәсе була
Милли китапханәдә Juna инди-төркеменең «Amanat» альбомын тәкъдим итү кичәсе була

Милли китапханәдә Juna инди-төркеменең «Amanat» альбомын тәкъдим итү кичәсе була

Казанның Juna инди-төркеме «Amanat» альбомына презентация ясый. Әлеге чара 24 һәм 25 октябрь көннәрендә 19:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең залында узачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Альбомның нигезен хәзерге заман татар шагыйрьләре — Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Роберт Әхмәтҗанов, Азат Миргаязов һәм Эльмира Шарифуллина — шигырьләре тәшкил итә. Музыка язуга унлап Казан музыканты өлеш керткән һәм аны «сихри рок, фолк уен кораллары һәм электрон сәмпллар яңгыравы белән тутырды», диелә хәбәрдә.

23 октябрьдә альбом барлык музыкаль платформаларда, цифрлы платформаларда да, физик саклагычларда да чыгарыла. Презентация көнендә тамашачыларга барлык җыр текстлары кергән бүләк дискны истәлеккә алу мөмкинлеге була.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*