tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханәдә Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевны искә алу кичәсе узды
Милли китапханәдә Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевны искә алу кичәсе узды

Милли китапханәдә Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевны искә алу кичәсе узды

23 март көнне ТР Милли китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Хуш инде…» дип исемләнгән кичә узды.

Искә алу кичәсендә шагыйрьнең шигырьләре, поэмалары һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, шулай ук язучылар әдип турында истәлек-хатирәләре белән уртаклаштылар. Чарада күренекле язучылар, шагыйрьләр, артистлар, Илдар Юзеев иҗатын яраткан тамашачылар катнашты. Кичәне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды.

Чыганак:sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*