tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханәдә «Текст» фестивале уза
Милли китапханәдә «Текст» фестивале уза

Милли китапханәдә «Текст» фестивале уза

28-нче ноябрьгә кадәр ТР Милли китапханәсендә «Текст» китапханә фестивале уза. Катнашучылар төрле ракурслар астында текстларның күптөрлелеген тикшерә ала: вакытлы матбугаттагы рекламадан алып рок-музыка турындагы үзнәшергә кадәр.

Фестиваль кысаларында лекцияләр, форумнар, дискуссияләр, күргәзмәләр, экскурсияләр һәм башкалар уздырыла. Әйтик, шәһәр халкы «В чертогах разума» интерактив экскурсиясенә кушыла, реставрация бүлеге хезмәткәрләреннән китаплар һәм гаилә архивлары төпләү буенча мастер-класста катнаша, Радмила Хакованың язучылар остаханәсендә текст-автопортрет булдыра, татар яшь авторлары күргәзмәсен карый ала.

Шулай ук популяр лекторлар һәм танылган кунаклар чыгышларын да тыңларга мөмкин. «Самиздат в рок-музыке» лекциясе белән музыкаль продюсер Александр Кушнир чыгыш ясаячак, яңа татар шигърияте антологиясе турында шагыйрь Йолдыз Миңнуллина сөйләячәк. Укучылар белән иҗади очрашуны ике тапкыр «Зур китап премиясе лауреаты Шамил Идиатуллин үткәрәчәк.

Моннан тыш, балалар һәм өлкәннәр өчен төрле телләрдә китаплар уку һәм китапханәчеләр өчен махсус чаралар планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте.

Фестивальнең аерым чараларына килү өчен алдан сылтама буенча теркәлергә кирәк. Фестивальнең тулырак программасы белән сайтта танышырга була.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*