tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли мәдәниятләр музее
Милли мәдәниятләр музее

Милли мәдәниятләр музее

Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә татар, мордва һәм чуваш мәдәниятенә багышланган уникаль күргәзмә зонасы ачылды.

Бай эчтәлекле күргәзмәдә урын алган ядкарьләр – тормыш-көнкүреш әйберләре арасында әле һаман да эшли торган туку станогы, чиккән сөлгеләр һәм кулъяулыклар, милли костюмнар бар.

“Әлеге гаҗәеп милли музейны без китапханәгә йөрүче укучыларыбыз ярдәмендә оештырдык. Алар тормыш-көнкүреш әйберләре җыюыбыз турында ишеткәч, сандык төпләрендә кадерләп сакланган ядкарьләрне китереп тапшырдылар. Хәзер шәһәр халкының милли мәдәниятләр белән якыннан танышу мөмкинлеге бар”,- ди 17 нче китапханә мөдире Ольга Юрлова.

Мәгълүм булганча, шәһәребезнең төньягында урнашкан гадәти мәдәният учагын әллә ни зур булмаган этнография үзәгенә әверелдерү идеясе 1988 елда барлыкка килә. Ул вакытта 17 нче китапханә үзенең эшен милли телләрдәге берничә китап белән башлап җибәрә. Аннары дәүләт һәм автономияләр ярдәмендә китап фонды яңадан-яңа экземплярлар белән тулыландырыла. Хәзер А.Дюма һәм И.А.Гончаров томнары арасында укучыларны Идел буе халыкларының милли үзенчәлекләре белән таныштыручы 200дән артык китап саклана.

“Ульяновск өлкәсе татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы озак еллар дәвамында милли китапханә белән хезмәттәшлек итә. Без биредә еш кына мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән очрашулар, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр үткәрәбез. Мәдәният учагы хезмәткәрләренә ярдәмчел, игелекле һәм кунакчыл булулары өчен рәхмәтемне белдерәм. Ә яңа гына ачылган милли музейга татар милли бизәкләре белән чигелгән искиткеч матур сөлге бүләк итеп тапшырам. Әлеге мини-музей Идел буе халыкларының мәдәниятләрен саклап калуда һәм популярлаштыруда мөһим роль уйнаячак. Милли мәдәниятләргә багышланган экспозиция ачылгач, китапханәбезгә йөрүчеләр саны тагын да күбрәк булыр”,- ди татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кәримә Алиуллина.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*