tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли музейда ТАССРның 100 еллыгына күргәзмәнең беренче өлеше февральдә ачыла
Милли музейда ТАССРның 100 еллыгына күргәзмәнең беренче өлеше февральдә ачыла

Милли музейда ТАССРның 100 еллыгына күргәзмәнең беренче өлеше февральдә ачыла

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ТР Милли музеенда яңа экспозицияне монтажлау башлана. Эшләр өлешләп башкарыла, бу вакытта башка күргәзмәләр ябылмый. Экспозициянең ТАССРның 100 еллыгына багышланган беренче өлеше 15 февральдә ачыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова хәбәр итте.

«Бу уникаль экспозиция. Казанда 20 елдан артык инде мондый дәрәҗәдәге экспозициянең булганы юк. Беренче тапкыр Татарстан тарихын шулай күрсәтәчәкбез. Бу эштә безгә республика предприятиеләре, министрлыклар зур ярдәм күрсәтә, алар безнең музейга үз предприятиеләре продукциясен алып килә. Экспозиция тормышыбызның барлык өлкәләрен ачып бирергә тиеш — бу безнең алда торган иң зур бурыч», — диде Нәҗипова.

Ул 3,5 мең квадрат метр мәйдандагы зур экспозиция тарихны тагын да киңрәк күрсәтер иде, диде. Музей «хәзерге заман»ны исә бары 500 квадрат метр мәйданда тәкъдим итәчәк.

«Эшнең бер өлешен без башладык, зур габаритлы экспонатларны реставрацияләү актив бара. Без инде хәзер үк XVI–XVII гасырны монтажлый башлыйбыз, параллель рәвештә XVIII гасырны ясыйбыз. Экспозициянең беренче өлешен музейга килүчеләр 15 февральдә күрә алачак. Барлыгы унлап этап планлаштырдык», – дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Директор сүзләренчә, проект тулысынча июнь азагы — июль башында әзер булачак һәм тәкъдим ителәчәк. Экспозициягә, мәсәлән, «Казан-Арена» стадионы, «КАМАЗ» кабинасы һәм «Татнефть»нең «нефть качалкасы» макетлары керәчәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмә барышында Гөлчәчәк Нәҗипова музейның сувенирлар сыйфатында төбәкнең борынгы бизәнү әйберләре, Болгар чорына кадәрге статуэткалар һәм Әбү Бәкер йозагының күчерелмәләрен чыгара башлау планнары турында сөйләде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*