tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура әгъзалары “Россия телләре исемлеге” хезмәте буенча фикер алыштылар
Милли Шура әгъзалары “Россия телләре исемлеге” хезмәте буенча фикер алыштылар

Милли Шура әгъзалары “Россия телләре исемлеге” хезмәте буенча фикер алыштылар

Мәгълүм булганча, былтыр Россия Фәннәр Академиясенең Тел белеме институты “Россия телләре исемлеге” дигән проект әзерләп чыгарды.

Бу исемлектә Себер татарлары теле аерым һәм мөстәкыйль тел буларак күрсәтелгән, ә Әстерхан өлкәсендәге Юрт татарлары теле Ногай теле составына диалект буларак кертелгән.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев хәзерге вакытта Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесенә координацион совет әгъзалары тарафыннан хат юллануын ассызыклады.

РФ Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе урынбасары, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов әлеге мәсьәлә буенча институтның җитәкчелеге белән очрашып сөйләшүен һәм алар әйтүенчә киләчәктә бу хезмәт бернинди сәяси яссылыкта да кулланылмаячагын, юридик йогынтысы булмыячагы турында белгертүләрен искәртте.

Шулай ук утырышта Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, филология фәннәре докторы Олег Хисамов та чыгыш ясады. Галим үзләренең институты әдәби татар теле һәм аның составындагы диалектларны фәнни өйрәнү буенча актив эшчәнлек алып барылу турында сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*