tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Казан арты – Әтнә төбәге” иҗат бәйгесе узды
“Казан арты – Әтнә төбәге” иҗат бәйгесе узды

“Казан арты – Әтнә төбәге” иҗат бәйгесе узды

3 ай дәвамында 83 катнашучының 102 иҗат җимешен кабул итеп,  аларны тикшергәннән соң,16 нчы май көнендә “Ашыт “спорткомплексында “Казан арты – Әтнә төбәге” дип исемләнгән районкүләм иҗат бәйгесенең йомгаклау чарасы узды.

Районкүләм бәйге инде өченче тапкыр уза. Йомгаклау чарасы Әтнә “АК калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, “Әтнә таңы” газетасы, район башкарма комитеты, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының Әтнә бүлекчәсе белән берлектә үткәрелде. Катнашучылар арасында Әтнә районы, Казан шәһәреннән килгән язмалардан тыш Новокузнецктан да катнашучылар бар иде.

Әлеге бәйгедә катнашкан район китапханәчеләренә, китап укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*