tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Бөек Ватан сугышы ветераны Ришат Исмәгыйлевны 100 яшьлек юбилее белән котлады
Милли шура рәисе Бөек Ватан сугышы ветераны Ришат Исмәгыйлевны 100 яшьлек юбилее белән котлады

Милли шура рәисе Бөек Ватан сугышы ветераны Ришат Исмәгыйлевны 100 яшьлек юбилее белән котлады

Бөек Ватан сугышы ветераны, РСФСРның һәм Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы Р.С.Исмәгыйлевка

Хөрмәтле Ришат Салих улы!

Бөтендөнья татар конгрессы, барлык милләттәшләребез исеменнән бер гасырлык олуг юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм. Сезнең вакыйгаларга бай, озын гомер юлыгыз барыбыз өчен дә сокланырлык, барыбыз өчен дә үрнәк. Бөек Ватан сугышы яуларында катнашып, туган илебезне саклап калуга зур өлеш керткәнсез. Озак еллар дәвамында остаз-укытучы буларак шәкертләрегезгә аң-белем, тәрбия биргәнсез. Дистә еллар мәгариф учагын җитәкләгәнсез. Тормыш иптәшегез Сәрвә ханым белән биш бала үстереп, һәр кайсының үз юлында зур җиңүләргә ирешеп булдыклы, тәүфыйклы кешеләр булулары да безне сокландыра. Балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз арасында 40 якын фән эшлеклесе булуда да сезнең нәселнең затлы, зыялы, укымышлы нәсел икәнен исбатлый. Кылган гамәлләрегез, гаиләгез ирешкән уңышлар бөтен татар халкы өчен өлге булып тора. Сез милләтебезнең горурлыгы!
Мөхтәрәм Ришат ага!
100 яшьлек юбилеегыз белән уңаеннан, бәйрәмегез белән котлап, корычтай сәламәтлек, якыннарыгыз белән куанычлы тормыш кичерүгезне телим!

Олуг ихтирам белән, 
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*