tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Түгәрәк уен» журналының яңартылган беренче саны дөнья күрде
«Түгәрәк уен» журналының яңартылган беренче саны дөнья күрде

«Түгәрәк уен» журналының яңартылган беренче саны дөнья күрде

«Түгәрәк уен» журналының быелгы яңартылган беренче саны басылып чыккан. Журнал электрон версиядә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең рәсми сайтына урнаштырылган.

«Түгәрәк уен» – Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан татар телендә нәшер ителүче халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр журнал-альманах. Журнал 64 битле булып өч айга бер мәртәбә чыга.

«Түгәрәк уен» – халкыбыз кадерләп саклаган йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне, милли традицияләребезне, халык авыз иҗатын яктыртучы альманах. Зәвыкъ белән бизәлгән, кызыклы язмалар урын алган журналыбыз мөгаен беркемне битараф калдырмас», – ди оештыручылар.

Журналда нәүрүзгә, үткән дәвер татар мәдәниятендә кулланылган музыка коралларына багышланган фәнни-популяр язмалар һәм белешмәләр урнаштырылган. Күренекле шәхесләрдән Нәкый Исәнбәт, Каюм Насыйри, Әхсән Фәсхетдинов һәм башкалар турында язмалар бирелгән. Гаилә белән уку өчен фольклор материаллары, читтәге татарлар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар урын алган.

  • Быел «Түгәрәк уен» журналына яңа баш мөхәррир килде. Ул – Рәзинә Исмәгыйлева. Ул үз алдына журналны гаилә альманахы итү — буыннан буынга тапшырылган һөнәрләр, һөнәрчеләр турында язу, яшь осталарны барлау, балалар иҗатына урын бирү, гаилә белән укый алырлык язмалар урнаштыру максаты куелганын әйткән иде.

татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*