tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Барнаул шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә булды
Милли Шура рәисе Барнаул шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә булды

Милли Шура рәисе Барнаул шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә булды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Алтай краена сәфәре барышында Барнаул шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды. Гыйбадәт йорты эшчәнлеге белән аны Фәһим хәзрәт Әхмәтгалиев таныштырды.

Барнаулда мәчет һәм мөселман мәктәбе 1917 нче елга кадәр үк булган. Һәм революциядән соң алар ябыла. СССР таркалганнан соң, шәһәрдә яңа гыйбадәт йорты сафка бастырыла. Мәчеттә 2000 нче елның август аеннан намазлар укыла, дини чаралар уздырыла башлый. 2012 нче елда бинага янкорма өстәп төзелә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*