tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Алтай крае җитәкчелеге белән очрашты
Васил Шәйхразыев Алтай крае җитәкчелеге белән очрашты

Васил Шәйхразыев Алтай крае җитәкчелеге белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Алтай крае Хөкүмәте рәисе урынбасары, Алтай крае Губернаторы һәм Хөкүмәте администрациясе җитәкчесе Виталий Снесарь белән очрашты.

Администрация җитәкчесе кунакларны сәламләде һәм Алтай крае белән Татарстан арасында хезмәттәшлек килешүенең беренчеләрдән булып төзелүе турында әйтте. Ике арада сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрнең үсә баруына басым ясады һәм ике төбәк арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен җирлек булуын ассызыклады. Шулай ук Алтай краенда татар телен һәм мәдәниятен саклау максаты белән эшләгән 2 иҗтимагый оешмага ярдәм кулы сузу, аларның эшчәнлегенә булышлык итү хакында сөйләде.

Васил Шәйхразыев Алтай крае җитәкчелегенә җылы каршы алулары өчен зур рәхмәтен белдерде. Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән таныштырды.

– 2018 елдан башлап Федераль округларда очрашулар үткәреп киләбез. Үзара тәҗрибә уртаклашуга нигезләнгән әлеге җыеннар бик әһәмиятле. Бүген әлеге төбәктә Себер Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе узачак. Алтай крае татар оешмалары да актив эшчәнлек алып бара. Мин аларны төрле грантларда катнашырга чакырам. Бөтендөнья татар конгрессы төрле яклап ярдәм кулы сузарга әзер. Костюмнар, уен кораллары, китаплар, дәреслекләр белән һәрвакыт ярдәм итеп киләбез, – диде ул.

Шулай ук Милли Шура рәисе Алтай крае җитәкчелеген “Татар атлары” проекты белән таныштырды. Киләсе елда Алтай төбәгенә татар атлары белән киләчәкләрен әйтте.

Чарада шулай ук Алтай крае Губернаторы һәм Хөкүмәте Администрациясенең Тышкы элемтә һәм беркетмә департаменты җитәкчесе Юрий Захаров, Алтай крае Губернаторы һәм Хөкүмәте Администрациясенең Федераль дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Игорь Федоров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Алтай крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәһим хәзрәт Әхмәтгалиев, Алтай крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әнвәр Әминов һәм Алтай крае «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге иҗтимагый оешмасы рәисе Флора Зиннәтуллина катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*