tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Башкортстанда Ифтар мәҗлесендә катнашты
Милли Шура рәисе Башкортстанда Ифтар мәҗлесендә катнашты

Милли Шура рәисе Башкортстанда Ифтар мәҗлесендә катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге үткәргән Ифтар мәҗлесендә булды.

Ифтарда шулай ук Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Айнур хәзрәт Биргалин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Башкортстандагы татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре, актив вәкилләре, татар галимнәре, сәнгать әһелләре, дин әһелләре дә катнашты.

Кунакларны Мөфти Айнур хәзрәт Биргалин һәм Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

– Бүген әлеге чарада катнашу шундый зур бәхет. Рамазан аенда изге эшләр кылу, догалар укып, ифтар ашларына бергәләп җыела алу – безнең өчен горурлык, – диде Милли Шура рәисе.

Ифтар мәҗлесе сәнгать әһелләренең чыгышлары белән үрелеп барды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*